Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.Экологиягә багышланган күңел ачулар,сәяхәләр - иң үтемле эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Шул уңайдан бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә урманда экскурсиядә булып кайттылар. Анда кырмыска ояларын, кошларны, агачларны, чәчәкләрне, үләннәрне, бөҗәкрәрне күзәттеләр һәм нәрсә ярый,нәрсә ярамый турында әңгәмләр үткәрделәр.