15 мая - День семьи.

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар белән “Гаилә - кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе” дигән темага әңгәмә һәм конкурс-уен  үткәрелде. Балалар гаилә һәм аның әгъзалары турында табышмаклар чиштеләр, әкиятләрне искә төшерделәр. Әти, әни, апа, абыйларының иң күркәм сыйфатларын атадылар. Малайлар командасы һәм кызлар командасы иҗади эш: гаилә портретын да ясадылар. Кичә ахырында балалар, тормышта иң зур байлык - гаилә, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International