5 май көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Армия – тормыш мәктәбе» дип исемләнгән егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде.

2017 елның 5 мае, җомга

Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович,  Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәритович, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәмович, Чечняда хезмәт иткән Исламов Рамиль, ФОРПОСТ район үзәге җитәкчесе Сәләхов Наил Әнәсович катнашты. Язгы чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 20 егет ватаныбызны сакларга  алына. Кичәдә  егетләргә багышланган  изге теләкләр әйтелде, матур җырлар җырланды һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең хатлары укылды. Очрашу барышында – кичә кунаклары, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән - сау үтәп илебезгә исән - имин йөреп кайтуларын теләделәр.

            Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан егетләргә “Бөек халыкның Бөек җиңүе” исемле презентация күрсәтелде һәм “Сугыш кайтавазы” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.       Кичә ахырында булачак солдатлар һәм килгән кунаклар белән истәлек өчен фотога төшелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International