2 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә психолог белән очрашу үтте. Бу очрашу 9-11 нче сыйныф укучыларына, дәүләт йомгаклау аттестациясе алдыннан, психологик ярдәм итү максатыннан оештырылды. Педагог-психолог Хазипова С.Н. укучылар белән тренинг аша аралашты,төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтте. Укучылар психолог белән бик теләп аралаштылар, бу очрашу алар өчен файдалы булды.