Инглиз теленнән ачык дәрес

2017 елның 21 апреле, җомга

Уку елы дәвамында Олы Мишә мәктәбе укытучылары бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша һәм ачык дәрсләр үткәрәләр. Аның чираттагысы 18 апрель көнне инглиз теленнән булды.  Дәресне укытучы Хаҗиева А.Я. 10 сыйныфта “Сәяхәт итү” темасына багышлады. Укытучы заманча интерактив технологияләр кулланды. Дәреснең төп максаты -укучыларның  сөйләм телен үстерү. Ахырдан укытучылар дәрескә җентекле анализ ясады. Алар уңышлы якларга гына игътибар итеп калмыйча, җитешсез якларны бетерү буенча да киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International