«Кошлар безнең дусларыбыз»

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

4 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән  кошлар көненә карата «Кошлар безнең дусларыбыз» дип исемләнгән тематик сәгать үтте.  Укучылар китапханәче биргән табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында презентация карадылар. Китапханәдә куелган “Кошлар яшеллек сакчылары” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International