Зур концерт булып узды.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

25 март көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , аларның әти-әниләре һәм бакча эшчеләре катнашында  “Нәүрүз” бәйрәменә карата зур концерт булып узды. Концертта һәр гаилә үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Алар скетч та куйдылар, биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Бу концертта ачылмаган талантлар да ачылды. Балаларыбыз да бик актив катнаштылар. Концертка авыл халкы да бик күп килде. Клуб залы туп-тулы иде. Авыл халкы һәр чыгышны алкышлап озатты.Авыл халкын ял иттерә алганыбызга без дә сөендек. Мондый очрашулар тагын булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International