Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә татар халкының милли “Чума үрдәк, чума каз” , “Капкалы” уеннарын уйнадылар, яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Убырлы карчык килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.