Күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимовның төрле елларда язылган әсәрләре урын алды. Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы.