1 февральдән алып 10 февральгә кадәр Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары математика буенча онлайн-олимпиадада катнаштылар. Аны Учи.ру онлайн-платформасы оештырды. Биредә кызыклы интерактив биремнәр уен рәвешендә тәкъдим ителгән иде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча укучылар диплом, грамота һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.