Нинди һөнәр яхшырак?

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Узган атна дәвамында Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Гайнуллина М.В. белән берлектә бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәрләре белән таныштылар. Шәфкать туташы балаларга  үзенең бүлмәсен, җиһазларын күрсәтте, инструментлары турында сөйләп үтте. Кер юу бүлмәсендә балалар урын-җирләрне, сөлгеләрне кемнәр юганын һәм үтүкләгәнен белделәр. Кухняда пешекчеләр аларга ничек итеп иртәнге, көндезге ашларны, салатларны һәм тәмле камыр ризыкларын ничек пешерүләре турында сөйләделәр. Шулай ук атна дәвамында балалар төрле һөнәрләргә багышланган уеннар уйнадылар. Атна ахырында тәрбиячеләре  Гайнуллина М.В. балалар белән “Нинди һөнәр яхшырак?” темасына йомгаклау әңгәмәсе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International