Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы, уңышлы булсын һәм өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту-методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә кулланалар. Балалар тәрбияченең сөйләмен игътибар белән тыңлыйлар, сорауларга дөрес итеп җавап бирәләр.