Алтын көз килде

2016 елның 21 октябре, җомга

21 октябрь көнне 3нче балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркемендә бик күңелле “Алтын көз”бәйрәйме үтте. 

Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Берсеннән-берсе сөйкемле,  пөхтә, матур киенеп балалар керделәр. Алар сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмгә Көз кызы ямь өстәде, балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International