Китапханә хезмәткәрләре укучыларны якташ язучыларыбыз белән таныштырдылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, дөрес җаваплар биргән укучыларга китаплар бүләк ителде. Балаларга шулай ук укырга китаплар тәкъдим ителде, алар үзләренең күңелләренә охшаган китапларны сайлап алдылар.