ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Шушы айлык  кысаларында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан 21 апрель  көнне Субаш авылы китапханәсендә  “Тукай бит ул - бөек шәхес, ул шигырьләр солтаны " дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: балаларны Тукай иҗаты белән тулырак таныштыру. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен  сөйләделәр,  әкиятләрен  искә  төшерделәр.  Балалар  бу  чарада  бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ай дәвамында  «Тукай эзләре буйлап» исемле күргәзмәсе эшләп килә.

Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Субаш авылы китапханәсендә, бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдырган, бөек шәхескә багышлап "Тукай яши - Тукай улемсез" дип исемләнгән альбом эшләнеп куелды һәм аңа күзәтү ясалды.

Китапханәгә килгән һәр укучы  аның әдәби әсәрләре белән таныша ала. Әлеге әсәрләрнең күбесендә кеше шәхесенең күптөрле һәм катлаулы сыйфатлары яктыртыла.

Бөек Җиңүнең 73 елы якынлашкан көннәрдә районыбыз җитәкчелеге  Бөек Ватан сугышында катнашучыларнын хэллэрен белешеп аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнэн тәбрикләмә hәм бүлекләрен тапшырды.

23 апрель көнне барлык китап укучыларның игътибарын китапка карата тарту максатыннан, китапханәче Шакурова Гөлия күчмә китапханә белән Тәмте - Мәтәскә  авылына хезмәт күрсәтте. Мондый алым авылларда укучыларны рухи ризык белән баетырга, ә китапханәче өчен укучыларның санын арттырырга мөмкинлек бирә.

21 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре бина янын җыештырырга чыктык.

2018 елның 24 апрель көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Камалова Фатима Шакирҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатима апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының урынбасары  тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Очрашуга «Ак калфак» хатын-кызлар  оешмасы ханымнары җыелды. Кич буе китапханәдә  шәфкатьлелек, туган телгә мәхәббәт хөкем сөрде. Бөек татар әдәбияты классигы Г.Тукайның шигырьләре яңгырады.

Акциянең темасы:”Китапханәдә тылсымлы төн”. Библиотөн кунаклары, китапханәнең иң актив укучылары, яңа, кызыклы китаплар белән таныштылар. Г.Тукай шигырьләрен укуда актив катнаштылар. “Китап бульварында төнге очрашу” бүлегендә үзләре яраткан автор һәм әсәрләре  турында сөйләп, кичерешләре белән уртаклаштылар. «Библиотөн» . М. Горькийның “Китапны яратыгыз, ул тормышны җиңеләйтер, чуар фикерләр, хисләр, вакыйгалар буталчыгында юл табарга дусларча булышыр, ул кешеләрне һәм үз-үзегезне ихтирам итәргә өйрәтер, ул акылыгызны, йөрәгегезне дөньяга, кешегә мәхәббәт хисе белән канатландырыр”  сүзләре белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International