ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Баландыш авыл китапханәсе Республика балалар китапханәсе оештырган бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Я вновь открываю Толстого” исемле Республика күләм акциядә катнашып диплом белән бүләкләнде.

1 апрельдән 31 майга кадәр – территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, 20 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре  өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясендәге  калган карларны тараттылар.

18-19 нчы апрель көнне  Кукмара район мәдәният йортында Республика күләм «Матди булмаган мәдәни мирас: мәсьәләләр ачыклау, саклау һәм актуальләштерү» темасы буенча зона семинары узды.

  Семинарда Теләче, Балтач,Кукмар, Әтнә, Саба районнары мәдәният хезмәтекәрләре катнашты.

В Большемешинской средней общеобразовательной школе в целях предупреждения безнадзорности, правонарушений несовершеннолетних проводятся тематические классные часы, беседы. Старший инспектор ПДН отделения МВД России по Тюлячинскому району майор полиции Назмиева Р.Р. провела разъяснительную беседу с родителями и учащимися школы.

Китап  минем кулыма очраклы рәвештә эләкте» дип сөйләде безгә, безнең авылның бер студенты. Өйгә кайтканда, чираттагы уку атнасында, ул скамейкада «Китап укылырга тиеш!»  дигән язма һәм китап күрде. Укыганнан соң ул китапны китапханәгә алып килде, һәм без китапка алдагы тормыш бирергә уйладык. Шулай итеп безнең китапханәдә буккроссинг – эше старт алды. Хәзер безгә китапларны өлкәннәр һәм балалар да алып килә ала.

Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның  Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде.

Иске Җөри  авылы  китапханәсе бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Я вновь открываю Толстого” исемле Республика акциясендә катнашты. Әлеге акциядә катнашып Иске Җөри авылы китапханәсе Диплом белән бүләкләнде. 

Кичәдә Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» керәшен халык фольклор  ансамбле дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International