ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре, җырлары, биюләре белән шатландырдылар һәм төрле музыка коралларында көйләр башкардылар. Бүләкләрсез нинди бәйрәм инде ул! Балалар бәйрәмгә килгән әниләрен һәм әбиләрен үз куллары белән ясалган бүләкләре белән дә сөендерделәр. Барлык әзерләнгән бүләкләр дә бик үзенчәлекле иде.

  Бугенге бәйрәм иртәләре балалар бакчасы тормышына яз хисе белән тулыландырды.

6 нчы март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары район китапханәсендә “ Солдат хатларын уку “ кичәсендә катнашып кайттылар.  Бу матур кичәгә хазерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләрнең  әниләре чакырылган иде. Армия сафларында хезмәт итүче районыбыз егетләре язган матур хатларны бергәләп уку әниләр һәм укучылар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды. Райондаш егетләребезгә исән – сау хезмәт итеп,  туган ягыбызга кайтуларын теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International