ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

18 ноябрьдә  Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә”Без бергә” программасы нигезендә “Без бергә  - бер ил” темасы буенча 1-4 нче сыйныфларда вожатыйлар тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатендә  укучылар үзләрен күп  яктан ачтылар: белемнәрен һәм сәләтләрен башка яшьтәшләренең белемнәре һәм сәләтләре  белән чагыштырдылар. Коллектив белән эшләү барышында  балалар үзләренең таләпләрен куйдылар, шул ук вакытта вожатыйлар куйган таләпләрне башкардылар. Ахырда укучылар үзләре башкарган  эшләргә нәтиҗә ясадылар.

17 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә физик тәрбия укытучылары семинары үтте. Мәктәбебезнең физкультура укытучысы Мухаметова Р.Х. 11 нче сыйныф укучылары белән “Баскетбол” темасы буенча дәрес үткәрде. “Без- сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дип аталган мероприятие аша укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

1-Биектау, 2-Чирмешән, З- Чупрәле, 4-Теләче.Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр дә еш булып тора. Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр , я һәлак булалар. Гаҗәеп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була бит.

Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар, югыйсә. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала.

Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак.

Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларыбызның гомерен саклап калу өчен, без яктылык кайтаргычларны алырга тиеш!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International