ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

Беренчелектә  Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Ярышның беренче көнендә безнең команда Апас, Чүпрәле, Әтнә командаларын җиңеп, финалга чыкты. Финалда 4:0 исәбе белән Минзәлә һәм 0:0 исәбе белән Черемшән командаларын җиңеп 1 урынны яулады. Икенче урында Минзәлә районы, икенче урында Черемшән районы.

Укучыларның буш вакытларының шактый өлешен җәйге каникуллар тәшкил итә. Җәйге чор баланың иҗат потенциалын үстерү, шәхси мөмкинлеген камилләштерү, мәдәни кыйммәтләребезгә тарту, акыл үсеше һәм рухи дөньясын баету өчен иң уңайлы вакыт. Әлеге акцияне үткәреп без әдәби геройлар аша балаларның китап укуга кызыксынуларын арттырдык һәм гаять зур информацион киңлектә югалып калмас өчен дөрес юнәлеш бирергә тырыштык.

Бәйрәмгә укучыларның әти – әниләре , укытучылар чакырулы иде.  Бәйрәм башында мәктәбебез директоры Сөнгәтуллин М.М укучыларга аттестат тапшырды, укучыларга  укытучылар, әти- әниләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кадерле балалар сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!

24 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Кичәгә укучыларның әти- әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырды. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Мәктәпне уңышлы тәмамлап 7 укучы өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә иреште. Укучыларга киләчәктә уңышлар теләп калабыз. Барлык  теләкләре тормышка ашсын! Ак юл сезгә, укучылар!

Бу бәйрәмнең тарихы  бик борынгы төрки бабаларыбызга барып тоташа. Әлеге бәйрәм уңаеннан 30 июнь көнне Теләче үзәк китпаханәсенең уку залында «Чорлар кичкән Сабан туе рухын киләчәккә илтик көчәйтеп» исемле күргәзмә эшләнде.

29  нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 33 укучы тәмамлады. Алар арасында 6 укучы: Бариев Айзат, Габделхакова Ризалә, Габдрахманов Рамиз, Егорова Диана, Закиров Ильсур, Тихонова Виолетта кызыл аттестат алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!

Җәйге чорда аеруча  балаларның хәрәкәтләрен оештырганда спорт уеннарына һәм күнегүләргә зур урын бирелә. 29 июнь безнең балалар бакчасында  физкультура  көне буларак узды, бу чарадан балалар кәефләрен күтәреп, спорт уеннары аша  бердәмлек көчен сизеп керделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International