ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Уку елы ахырында   мәктәпләрдә арадаш аттестация эшләре башкарыла. Бүген, 17 май көнне Баландыш төп мәктәбендә 4 нче сыйныфта татар теленнән, 6нчы сыйныфта рус теленнән, 7нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация эшләре  үткәрелә. Укучыларга уңышлар телибез!

Гаилә ул - бик кадерле һәм якын кешеләребез. Бер - беребезгә ярдәм итү, һәрберебез турында кайгырту, мәрһәмәтле булу -  безнең гаиләләребездә җылылык, уңайлылык һәм  яхшы шартлар гына тудыра. Шушы уңайдан, 15 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Гаилә - ныклы терәгем" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә кеше тормышында гаиләнең роле турындагы материаллар һәм шулай ук  информацияләр куелды. 

Авыл хужалыгы тармагында эшлэуче хезмэткэрлэргэ хезмэт хакы исэплэу хэм тулэугэ анализ ясау шуны курсэтэ, агымдагы елнын дурт аенда район буенча  бер кешегэ уртача айлык хезмэт хакы 16816 сум туры килэ. Тан хужалыгында 20349 сум , Игенче хужалыгында 19430 сум  хэм Алан хужалыгында 18224 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   

Безнең авылда матур гаилә корып, бер – берләрен  хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәүче парлар бик күп. Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында шундый тату гаилә корган яшь парларның фотоларыннан дип исемләнгән стенд эшләп куелды. 

Бакча вакытында башкарылган язгы эшләр – җәен, көзен мул уңыш нигезе. Олы  Мәтәскә урта мәктәбе  бакчасында да бүген чөгендер, кишер, суган орлыкларын чәчү башланды.

2017  елның 15 маенда “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көне уңаеннан, социаль яктан куркыныч булган гаиләләр өчен “Табигать кочагында ял” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чараның максаты гаилэ тэрбиясен үстерү, ныгыту,  гаилэ әгъзаларынын физик момкинлеклэрен үстерү иде.

 Гаилә – ул кеше тормышында иң кадерле, иң кирәкле гамәл. Гаилә – бер-берсен яратып яшәүче парлар, аларның балалары. Алар бәхетле гомер кичергәндә генә чын гаилә яши, җимерелми. Без һәрберебез дә үзебезнең гаиләләребезне сакларга бурычлы.   Шәтке авылы китапханәсендә әлеге дата уңаеннан  “15 – май Халыкара гаилә көне” дип исемләнгән күргәзмә- күрсәтмә  ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International