ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Шул уңайдан 9 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә  “Бәлеш бәйрәме” үткәрелде. Кичә барышында күренекле якташыбызны искә алу мизгелләре аеруча истә калырлык булды.  Кичәдә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецеплары буенча пешерелгән, милли ризыклары белән таныштырдылар. Төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Аш - су әзерләү серләре турында сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. “Татар халык ашлары” дип исемләнгән Юныс Әхмәтҗановның китаплары урын алган күргәзмә белән таныштылар.

Алар кызыклы конкурсларда актив катнаштылар, табышмакларга тапкыр җаваплар бирделәр. Бигрәк тә, “Модалар ательесы” конкурсында, кул астында булган-газеталар, скотч, кайчы һәм фантазияне дә эшкә җигеп  кызыклы, үзенчәлекле костюмнар иҗат иттеләр. Шәриф Камалның укучыларыбызга тәкъдим ителгән  “Буранда” хикәясе әниләренә карата сак караш, илтифатлы булырга кирәклеге турында өндәде.

Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –8 нче Март Халыкара хатын - кызлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 6-9 март көннәрендә “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.

 

Язгы ташулар, боз китүләр - табигатьнең гаҗәеп матур күренеше. Әмма бу матурлыкның һәммәбездән дә саклык таләп итүен онытмаска кирәк. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында да балалар белән: "Ташу вакытында сак булыгыз!" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Хатын- кызлар һәм ир-егетләр көч сынаштылар. Бәйрәм кичәсе җыр,бию һәм уеннар белән күңелле итеп оештырылды. Авыл халкы бәйрәмнән канәгать калды.

Укучылар әниләренә, укытучыларга һәм укучы кызларга багышлап җырлар җырладылар, матур теләкләр теләделәр. Шулай ук, Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасыннан өзек күрсәттеләр.  

Бүген тәрбияче балалар белән язгы ташу, су басу күренешләре  турында сөйләде. Яз ел фасылының яшәрү, табигатьнең җанлану вакыты, ләкин язгы куркыныч хәлләр турында да онытмаска кирәк. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларның белемнәрен сораулар биреп ныгытты. Балалар үзләренең фикерләрен тулы җөмләләр белән аңлата алды. Бакча мөдире әти-әниләр белән шушы темага сөйләште, имзалар куйдырды. Балаларның куркынычсызлыгын саклау безнең, әти-әниләрнең төп бурычы.

 Кичәнең чакырылу кунаклары мәктәпне моннан 1ел, 5 ел,10 ел элек тәмамлаган укучылар. Алар кайсы уку йортларында укулары, кайда эшләүләре, үзләренең тормышлары турында сөйләделәр. 11 сыйныф укучыларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International