ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бу чараны үткәрүнең максаты өлкәннәребездә булган “Халык җәүхәрләрен” җыйнап киләчәк буынга тапшыру. Чарага җыйналган өлкәннәр үзләре белгән бәет, мөнәҗәтләрне эйттеләр, яшь чакта уйналган уен җырларын җырладылар. Өлкәннәрнең чыгышын чарага килгән яшь буын кызыксынып тыңлады.  “Халкыбызның халык җәүһәрләре” дип исемләнгән китап кургәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елда 1 нче  санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый. Алар газета битләрендә язучыларның юбилейлары, үткәрелгән кичәләр турындагы мәгълуматлар белән таныша алалар.

2 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәге тарафыннан “Иң шәп вожатый” конкурсы уздырылды. Бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбеннән “Алмаш” дружинасы әйдаманы Шакурова Ф. катнашты.10 нчы сыйныф укучысы үзен , отряд әйдаманы буларак, иҗади яктан сәләтле итеп күрсәтте. Укучыбыз бәйге барышында барлык конкурсларда да нәтиҗәле чыгыш ясады.

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района РТ напоминаем о сдаче Отчетности об образовании, использовании, обезвреживании и размещении отходов  в территориальные управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан в срок до 01.03.2017г.

 «Кто, где зимует, кто, чем питается» исемле дәрес, кышкы аланга экскурсия формасында үтте. «Братья наши меньшие» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Бу бәйгедә Олы Нырсы урта мәктәбеннән 10 нчы сыйныф укучысы Мингазова Ф. катнашты  һәм  ул 1 нче урынны яулады. Без аны уңышлары белән котлыйбыз.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан 3 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 7-11 сыйныф командалары арасында волейбол ярышлары уздырылды. Киеренке ярышларда беренче урынны 11 сыйныф командасы яулады, икенче урынга 9 сыйныф командасы лаек булды, өченче урында 8 сыйныф командасы. Ярышларда катнашкан спортсменнарга рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез!

8 нче сыйныф укучылары бу конкурста бик теләп катнашалар. Бүген алар  әти әниләре белән берлектә спорт өлкәсендә көч сынаштылар. Әлбәттә ярыш ахырында дуслык җиңеп чыкты. Укучыларга уңышлар телибез!

Гөлсинә Наил кызы үз әсәрләрендә татар хатын-кызының гаиләсе, балалары хакына тормыш мәйданындагы көрәшен чагылдыра, алар хисләргә, матур образларга бай, шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм җитди фикерле дә. Алар беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә. 2 февраль  көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә  “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр белән Г. Галимуллинаның иҗатына багышлап  “Нур сибүче каләм иясе” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап, әнгәмә-сөйләшү алып барылды.

Һәр ел саен район күләмендә отряд вожатыйлары арасында "Иң яхшы әйдаман” конкурсы үткәрелә. Шул уңайдан 7нче сыйныф укучысы , иң җитез, иң актив, креатив, юморга бай, аралашучан, яхшы билгеләргә укучы, бар яктан да уңган, булган, шул ук вакытта татар кызларына гына хас сыйфатларны үз эченә туплаган Шакирова Алисә  2 нче февраль көнне  бу конкурсның район этабында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International