ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

20 октябрь көнне Әбде мәдәният йорты  хезмәткәрләре «Задоринка» клуб берләшмәсе катнашучылары белән берлектә «Покрау бәйрәме» кичәсе уздырдылар.

Шул уңайдан 20 нче октябрь көнне Айдар мәдәният йортында  Айдар "Ромашка " балалар бакчасы балаларына   мультипроект ярдәмендә татарча мультфильмнар күрсәтелде. Балалар киносы турында сөйләнде. Су анасы, Тукмар белэн Чукмар, Сертотмас Үрдәк кебек танылган әкияти геройлар белән таныштылар. Балалар үзләрен әкият илендә кебек хис итеп яхшы кәеф белән балалар бакчасына кайтып киттеләр.

Бу дәрес шулай ук М.Ю.Лермонтовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация  ярдәмендә балаларга җиткерелде. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр һәм “Герой нашего времени” китабына күзәтү үткәрдек.

Китап укучылар арасында ул иң күп һәм иң яраткан язучы. Аның китаплары бер сулышта укыла, бер кешене дә битараф калдырмый,чөнки анда хатын-кыз язмышы нык сүрәтләнә. Китап күргәзмәсе укучылар арасында зур кызыксыну уята, алар күргәзмәдән теләп файдаланалар.

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала. 

19 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре-әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Әкияттә кунакта” исемле китап күргәзмәсе белән Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә булды. Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирүне китапханәче үзенең бурычы итеп саный.

         Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International