ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Быел әлеге чара 24 сентябрь көнне узды. Массакүләм йөгерештә  мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә актив катнашты.

"Өмет" театр берләшмәсенә йөрүче балалар белән атнага ике тапкыр репетицияләр үткәрелә .

Республикада балалар катнашында төрле юл һәлакәтләре булып тора. Балаларның иминлеген саклау максатыннан, Олы Мишә урта мәктәбенең  барлык укучыларына яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар булдырырга киңәш ителде. Хезмәт дәресләрендә пластик шешәләрдән, яктылык кайтаручы кәгазьдән беләзекләр ясалды. Сыйныф сәгатьләрендә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгаларның әһәмияте турында әнгәмәләр  үткәрелде.

24 нче  сентябрь көнне Баландыш төп  мәктәбенең  7нче сыйныф  укучылары “Кросс Наций -2016” ярышында катнаштылар. Бу массакүләм чарада  мәктәп яшендәге балалар да, оешма предприятия эшчеләре дә  активлык күрсәттеләр.

Югары Кибәхуҗа   урта  мәктәбендә  бакча  һәм  мәктәп  тирәсен  чүп-чардан  арындыру, бәрәңге һәм яшелчәләр алу  буенча  зур  эш  башкарылды. Көн  матур, бар  тарафтан  көз  сулышы  бөркелә. Шуңа  да  укучылар  һәм  укытучылар  саф  һавада  теләп  эшләделәр. Күмәк  көч  белән  җыелган  чүп-чар, чәчәк чүпләре җыелды. Укучылар  мәктәп янында үскән яшелчәләрне җыйнадылар,бакчаны тәртипкә китерделәр. Мәктәп  тирәсе  балаларның  шат  авазыннан   яңгырап  торды, ә бакчабыз кышка әзерләнде.

Әвәләү сынлы сәнгатьнең бер өлеше.  Балалар  аның ярдәмендә әйләнә-тирә дөньяны чынбарлыктагы кебек кабул итә, хис-кичерешләрен тулаем ача. Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән тәрбияче    картонга пластилин белән миләш тәлгәшләре ясады. Әвәләү шөгылендә балаларның кул чуклары ныгый, төрле күнекмәләр ясала. Балалар үзләренең эшеннән бик канәгать, алар матурлыкны күз белән күрергә,кул белән тоярга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International