Алан авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның  17 январендә   Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Разия Габделахатовна  Садыкова,  Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Алан авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International