Юбилярны котладылар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

12 декабрь  көнне Максабаш авылында яшәүче тыл  ветераны  Усманова Тәгъзимә Рамазан кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгъзимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International