Җәй кызганнан-кыза һәм балалар китап уку саны буенча ярышалар.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Шул уңайдан 1 июль көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Узнай произведение по началу» дип исемләнгән белгечләр турниры үтте. Бу уенда без китап укучыларның сыйфатын ачыкларга булдык. Бу чарада балалар конкурсларда катнаштылар, төрле ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар үзләрен чын эрудит булып күрсәттеләр: җиңел итеп укыган китапларының авторларын һәм әсәрнең исемен әйттеләр. Чара кысаларында «Твои непрочитанные книги» дигән китап күргәзмәсенә презентация үтте. Балалар яңа кайткан әдәбият белән таныштылар һәм өенә кызыклы китаплар белән кайтып киттеләр.

Безнең ният уңышлы узды, барлык укучылар китап укыйлар, ә киштәләрдә тотмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International