Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасыТатарстандагы 50 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе арасыннан республика күләм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә җиңеп 500 мең сум күләмендә грант отты. Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату.