Хәтер һәм кайгы көне

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Акчарлак” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Г.Ә.  әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар авылдашларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International