Балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруда мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры зур роль уйный. Монда балалар рәхәтләнеп ял итәләр, төрле спорт уеннарында катнашалар. Бүген балалар отряд почмаклары чыгаралар, викториналарда катнашалар. Әлеге эш укучыларның иҗади сәләтен арттыруга, дуслыкны ныгытуга китерә.