Район хуҗалыкларында 2018 елның чәчүлекләрен кабул итү булып узды.

2018 елның 8 июне, җомга

     6-7 июнь көнне район хуҗалыкларында, 2018 елның чәчүлекләрен кабул итү булып узды. Чәчүлек җирләрен тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча ДФБУ «Россельхозцентр» оешмасы җитәкчесе хәм шулай ук, хуҗалыклардан баш агрономнар билгеләнде.

    Чәчүлекләрне кабул иткән вакытта, чәчү эшләренең сыйфаты 4 параметр белән бәяләнде:

  1. басуларның торышы, тигезлеге, чисталыгы, юл кырыйларының эшкәртелеп чәчелүве, хәрбер басуда этикеткалары булувы;
  2. чәчу эшләренең сыйфаты, хәрбер басу чәчелеп, хәтта технологик колеялар калдыру, чәчелмичә калган участоклар, чәчкеч белән эшләгән вакытта  тигез итеп чәчелүве;
  3. үсемлекләрнең торышы, куелыгы (1 кв.метрда яки 1 гектарда күпме  үсемлек туры килә);
  4. басуларның чисталыгы, чүп үләннәренә каршы эшкәртелүве.

    Чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге  хуҗалыкларга бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгы;

     2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгы;

     3 урын – ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгы хәм ҖЧҖ «Теләче Агро»ның  Баландыш  бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International