Имтиханнар дәвам итә.Хаерле сәгатьтә!

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

30  нче май көнне   Теләче урта  мәктәбендә районыбызның  барлык  11 нче  сыйныф укучылары   математикадан  бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   28 нче  майда  кайбер  11 нче  сыйныф укучылары  география  фәненнән имтихан  язганнар иде.   Алда  сынаулар  дәвам итә. 1 нче июньдә 11 нче сыйныф укучылары  математикадан   профиль буенча имтихан бирәчәкләр,  4  нче июнь көнне – химия  һәм тарих фәннәреннән, 6  нчы июньдә - рус теленнән  ЕГЭ, 9  һәм 13 нче июньдә –  чит  телләр  буенча  имтихан,  14 нче   июнь көнендә  җәмгыять белеменнән , 18  нче июнь көнне  чыгарылыш сыйныф укучылары биология фәненнән,  20 нче июньдә  рус әдәбиятыннан һәм физика фәннәреннән  имтихан язачаклар.  Уңышлар телибез, балалар! Хаерле сәгатьтә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International