Бүген Иске Җөри балалар бакчасында зур бәйрәм –бакча белән хушлашу кичәсе. Балалар бәйрәмдә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, күңелле һәм кызыклы уеннар уйнадылар. Әти-әниләр балаларыбызга үзләренең киңәшләрен бирделәр, балалар бакчасында эшләүчеләргә ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Ахырдан бакча мөдире үзенең матур теләкләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Хәерле, ак юл сезгә балалар!