Соңгы кыңгырау

2018 елның 25 мае, җомга

24 май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Тантана чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә уздырылды. Аларны бәйрәм белән Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г, җирле үзидарә башлыгы Мәннәпов Г.А., мәктәбебез директоры Сафин А.С., әти-әниләр, укытучылар, укучылар тәбрикләде. Мәктәбебезнең горурлыгы булган 10 укучыга без хәерле имин тормыш юллары, зур уңышлар, матур киләчәк теләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International