Шул уңайдан, 16 май көнне Айдар авылы китапханәсендә «Рамазан шәрифтәгечә саваплы булыйк көн дә» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә материаллары аша әлеге олы айның тарихы, аның әһәмияте, аны дөрес үтәү турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
Әлеге күргәзмә ураза тотучылар өчен генә түгел, туган як тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксынучылар өчен дә җирлек булып тора.