Тукай безнең күңелләрдә

2018 елның 1 мае, сишәмбе

Белгәнебезчә, 26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу датаны  татарлар яшәгән һәр төбәктә билгеләп үтәләр.Баландыш төп мәктәбе дә һәр ел саен бу бәйрәмне үзенчәлекле итеп уздыра. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү дисеңме, рәсем ясап күргәзмә оештыру, шигырь уку кичәсеме, саный китсәң бик күп алар. Быелгы чара шуның белән аерылып тора: шагыйрьнең әсәрләрен инглиз телендә яңгырату. 3 нче сыйныф укучылары Гарипова Динә һәм Заһидуллина Нурфия“Бала белән күбәләк” не инглиз телендә җырлап бирсәләр , Низамов Фидан һәм Галимов Адель“Кызыклы шәкерт” шигырен  сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тукайның әсәрләре нинди телдә булса да аһәңле яңгырыйлар икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International