Җылы яклардан күчмә кошлар кайта башладылар. Кошлар көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханэчесе балалар бакчасында “Кошлар – табигать дуслары” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның максаты: балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү; балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Балалар кошлар турында кызыклы, мавыктыргыч презентация карадылар. Шулай ук табышмакларга җавап таптылар, күңелле җырлар җырладылар.