Бу акция Түбән Новгород өлкә балалар китапханәсе тарафыннан, язучы Максим Горькийның 150 еллык юбилее уңаеннан игълан ителде. Китапханәнең кунаклары - «Ромашка» балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучылары.
Очрашу вакытында укучылар Горький биографиясенең кайбер кызыклы фактлары, балалар өчен язылган әсәрләрнең классик әсәрләр булуы турында белделәр. Әдәби сәгать программасында «Воробьишко», «Утро», «Случай с Евсейкой», «Про Иванушку – Дурачка» әкиятләре кычкырып укылды, «Путешествие по сказкам Горького» викторинасы сорауларына җаваплар тыңланды һәм «Давайте Горького читать» акциясе игълан ителде. Барлык китапханәгә килүчеләргә М. Горький китаплары тәкъдим ителде.