26 март көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 елда туган кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Кызлар арасындагы ярышта 8 команда Кукмара, Арча, Теләче районнарыннан  чыгыш ясады. Волейбол буенча Теләче спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович һәм  Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Теләче мәктәбе кызлары  катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Шәтке мәктәбе кызлары командасы 2 урынны яулады. Теләче мәктәбе 4 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International