Методик семинар.

2018 елның 27 марты, сишәмбе

 26  нчы март көнне  Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль  районы мәгариф хезмәткәрләре өчен методик  семинар үткәрелде. Методик семинарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  белем бирү өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты  белән Мәгарифне үстерү институты оештырды. Методик  семинарда Теләче муниципаль районы белем бирү оешмаларын комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында Мәгариф һәм фән министры урынбасары, департамент җитәкчесе Г.З. Габдрахманова чыгыш ясады. Район семинарында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов , район мәгариф  булеге мөдире  башлыгы  Н.В. Карпова , Мәгариф һәм фән министрлыгының  белем бирү өлкәсендә кузәтү һәм тикшерү департаменты хезмәткәрләре, белем бирүнең сыйфатын тикшерүчеләр, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре,  район белем бирү оешмалары директорлары һәм укытучылары катнашты.  Методик семинар бик нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International