Күргәзмәдә урын алган басмаларны күзәтеп, газетада төрле елларда басылган язмалар белән дә танышу мөмкинлеге бар иде. "Ватаным Татарстан" – татар телендә чыгучы Татарстан дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Газета сәхифәләрендә мәкаләләрдән тыш рәсми документлар да бастырыла.
1918 елның 12 мартыннан “Эш” исеме астында чыга башлаган газета үзалдына татар халкына яңа хакимиятнең асылын аңлату, ул чыгарган законнарны шәрехләү hәм, билгеле инде, республикадагы, Россиядәге, дөньядагы хәлләрне җиткерү максатын куя. 1920 елдан газета «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны» исемнәрен йөртә. 1960 елдан 1992 елга кадәр – «Социалистик Татарстан» исеме белән чыгарыла. 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр – "Ватаным Татарстан" дип атала.
Газета үткән чорда тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә исемнәрен алыштырып торса да, ул милли рухны үстерүгә, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга хезмәт итә.