Алар язучының экспонатлары белән кызыксындылар. Фатих Хөснинең туган нигезендә булдылар. Авылыбызның олы буын апасы - Фәүзия апа Садыйкова ( Ф. Хөснине күреп белүче) белән очраштылар. Ф. Хөснинең Югары Мәтәскә авылында яшәүче туганнары Салахиев Мансур гаиләсендә булдылар. Алар Фатих ага Хөсни турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, ничек аралашулары турында сөйләделәр. Журналистларны китапханәче каршы алды, барасы җирләренә йөртте.