6 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр! дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә һәм "Безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде. Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" укучылар әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә. Аның тормышында бик тә мөһим һәм авыр хезмәт - ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы. Без һәрберебез шуны аңлыйбыз, бер үзе генә, әни кеше яхшы гаилә төзи алмый. Гаилә бит - ул коллектив,һәм климат та гаиләдә гаиләнең бөтен әгъзалары белән төзелергә тиеш. Үзара ярдәмләшү, һәрбер кеше турында кайгырту, яхшы булу - безнең гаиләбездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар төзи.