Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар бу бәйрәмдә күңелле ял иттеләр, алар укытучылар белән бер рәттән үзләре дә төрле уеннар, эстафеталар уйлап чыгардылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бигрәктә “Мисолька” бәләкәйләр группасы үзләренең чыгышлары белән тамашачыларның күңелләрен яулады. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.