8 март- бәйрәм иртәләре!

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Бүген  Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8-  март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Балалр  әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне  ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, эшләрегездә тынычлык, уңышлар сезгә! Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International