4 март көнне Олы Әтнә авылында 2002-2003 елда туган егетләр арасында волейбол буенча район беренчелеге узды.

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Егетләр арасындагы ярышта Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач районнарыннан һәм Мари-Эл республикасыннан  7 команда чыгыш ясады. Волейбол буенча “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович,  Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Теләче, Үзәк, Иске Җөри  мәктәбе егетләре катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнен егетләр 5 урында калды.

Спорт мәктәбе  җитәкчелеге ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” генераль директоры Гиләҗетдинов Фәрид Фарук улына олы рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International