Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә. Ә. Исхак үз әсәрләрен язу белән беррәттән дөнья поэзиясе классикларын татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп эш башкарган язучы.