31 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак” членнары катнашында кул эшләре буенча мастер-класс кичәсе үтте.

2018 елның 2 феврале, җомга

Китапханәдә  “Бәйләү өчен үрнәкләр” темасына китап күргәзмәсе куелды. ”Ак калфак” клубының актив членнары Газизуллина Рәмзия, Бурганова Гөлнур узенең кул эшләре: носки, башмак, шәл, киезләр бәйләү  алымнары белән таныштырдылар. Катнашучыларга китапханәдәге кул эшләре буенча булган яңа китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International