16 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән, күренекле татар шагыйрәсе Г. Зәйнәшеваның тууына 90 ел уңаеннан түгәрәк өстәл артында, аның иҗаты белән якыннан танышу уздырылды. Соңыннан Г.Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды, шигырьләр укылды.