Әлеге Декада 3 декабрь инвалидлар көне уңаеннан үткәрелә. Декады барышында төрле җирләрдә кичәләр үткәрелә. Шул уңайдан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 7 декабрь көнне “Көчле рухлылар” дип исемләнгән кичәгә балачактан инвалид авылдашларын җыйдылар. Алар үзләре шигырьләр, хикәяләр сөйләделәр, җырладылар.